Барлык яңалыклар
Новости
6 сентябрь 2019, 14:52

Республика Хөкүмәте сайлаудан соң отставкага чыга

Башкортстан Республикасы Конституциясенең 93-че статьясына һәм Башкортстан Республикасының «Башҡортстан Республикасы Хөкүмәте турында» Законының 30-чы статьясына ярашлы, республика Хөкүмәте яңадан вазыйфага тәгаенләнгән Башкортстан Республикасы Башлыгы алдында үз вәкаләтләрен сала

Сайлау комиссиясе тавыш бирүгә рәсми йомгак ясагач, инаугурация көне билгеләнә. Анда сайланып куелган республика Башлыгы ике телдә Русия Федерациясе халкына һәм конституциясенә, Башкортстан Республикасы конституциясенә тогрылыкка ант бирә.
Шуннан соң сайланып куелган республика Башлыгы рәсми рәвештә вазыйфасын башкара башлый һәм хөкүмәт отставкага чыга — закон шуны таләп итә.
Министрлар яңалары билгеләнгәнче вазыйфа башкаручы дигән ҡушылма белән эшли.
Сайлауга якынча йомгак 9 сентябрьдә иртән билгеле була. Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәсми мәгълүматларны
сайлаудан соң 10 көн дәвамында бастырып чыгара.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: