Барлык яңалыклар
Новости
6 сентябрь 2019, 14:29

Республикада 1,8 миллион тоннадан артык ашлык сугылган

Башкортстанда иген культураларын җыю дәвам итә. 4 сентябрьдә төбәк игенчеләре 1 миллион 822 мең тонна ашлык сугып алган

Әлеге вакытта 926 мең гектар мәйданда уңыш җыелган, бу — бөтен мәйданнарның яртысыннан күберәге. Уңыш былтыргы белән чагыштырганда күпкә югарырак, игенчеләр бер гектардан уртача 19,7 центнер ашлык җыя, дип белдерделәр Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Чакмагыш районы басуларында уңыш республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак — гектарыннан 38,4 центнер, Авыргазыда — 30 центнер, Ишембайда 27,2 центнер тәшкил итә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: