Барлык яңалыклар
Новости
8 сентябрь 2019, 20:12

Башкортстанда көндезге 12-гә сайлаучыларның 25,07% тавыш бирде

Башкортстанда көндезге 12-гә республика башлыгын сайлауда халыкның 25,07% тавыш бирде. Бу хакта брифингта республиканың Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина Долматова белдере

Былтыр Дәүләт Җыелышына сайлауда бу вакытка сайлаучыларның — 17,3%, ә 2014 елда Башкортстан Башлыгын сайлауда 24,2% тавыш биргәйне, дип билдәләде ул. Балтач, Борай, Миякә районнарында халык бик актив катнаша.
«Бүген тупас хокук бозулар юҡ, бөтен мәсьәләләр урында хәл ителә, бүген республикада 37 меңнән артык сайлаучы тәүге тапкыр тавыш бирә», — диде Марина Долматова.
Сәгать 12-гә Уфада сайлаучыларның 18,09% килде, шәһәрләр буенса уртача — 18,46%, республика районнары буенча — 30,99%. Сайлаучылар исемлекләренә бөтенесе 3 миллион 44 мең 232 сайлаучы исәпләнә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: