Барлык яңалыклар
Новости
9 сентябрь 2019, 11:37

Салават Фәтхетдиновның улы - чемпион!

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм Сочида узган автомобиль узышларында “S1600 Юниор” классында чемпион исемен саклап калган

AG Team командасы узышчысы Рөстәм Фәтхетдинов алдагы этапларда җыйган очколар саны буенча финишка кадәр үк чемпион дип табылган, дип яза “Сәхнә”.
“Дуслар, Рөстәм Салаватович Фәтхетдинов - чемпион! Мин - бүген иң бәхетле әти. Миңа теләктәшлек күрсәткәнегез өчен рәхмәт”, - дип язган әтисе.
“Барыбызны да котлыйм, татар егете бирешми!”, ”Ләйсәнкәем, сабырлыгыңның әҗерен күрәсең, молодец син! Бу уңышлар күбесе синнән тора. Рөстәмне фәрештәләр сакласын!”, - дип яза укучылар.
Фото: "Сәхнә" журналыннан.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: