Барлык яңалыклар
Новости
11 сентябрь 2019, 20:31

Бигрәк тәмле баллары

Мәтәүбаш авылында умартачылар бәйрәме – “Бал туе” узды. Үткәрелгән урыны да бик матур җирдә – җырларда җырланган Ак чишмә буенда иде

Умартачылар җыены бу урында алтынчымы-җиденчеме тапкыр уза. Төгәл санын хәтта оештыручысы Радик Еркеев үзе дә әйтеп бирә алмады
.Быел да “Бал туе” бәйрәменә каян гына килмәгәннәр иде – күрше Репьевка һәм Иске Семенкино авылларыннан, Башкортстанның Дәүләкән, Чишмә, Архангель районнарыннан, Самара белән Ырымбур өлкәләреннән, Татарстаннан... (Ә бер елны хәтта шушы бәйрәмгә махсус Таҗикстаннан кайтучы да булган)
.Тамашачылар сүзенә караганда, быел бәйрәм сүлпәнрәк үткән. Ясап куелган сәхнә дә күп вакытында буш торды. “Бал туе” җыенының алып баручысы да күзгә күренмәде.
Алдагы елда шушы урында “Бал туе” бәйрәмендә очрашканга тиклем. Анысы бераз оешканырак үтәр дигән теләк белән:
Габдулла Вафин.
Читайте нас: