Азат Альверт улы социаль-икътисадый хәл, районның үсеш перспективалары турында сөйләде. Ул мәдәният һәм киң мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең муниципалитет казанышларына керткән зур өлешөн билгеләде, шулай ук район үсеше, атап әйткәндә – мәдәният өлкәсе үсешендә хәл итәсе мәсьәләләрне атады.