Барлык яңалыклар
Новости
11 сентябрь 2019, 21:03

Поездлар озаграк торачак

"Бәләбәй хәбәрләре” гәзите редакциясенә Аксаков станциясендә поездлар озаграк туктап торуын сорап, “Русия тимер юллары” җәмгыятенә петиция язучы Денис Билалов мөрәҗәгать итте

Без якташыбызны борчыган мәсьәләнең җитдилеген аңлап, аңа ярдәм итәргә булдык һәм“Русия тимер юллары” җәмгыятенең Куйбышев бүлекчәсе белән бәйләнешкә кердек.
“Русия тимер юллары” җәмгыяте төрле тарафларга пассажирлар агымын анализлаганнан соң Аксаков станциясендә 2019 елның 8 декбреннән 13 пар поездның туктап китүен озынайтуны техник яктан мөмкин дип тапты.
“Уфа – Нижневартовск – Уфа” һәм “ Әстрахан – Нижневартовск – Әстрахан” юнәлешендә йөрүче поездлар Аксаков станциясендә хәзер инде 4 минут туктап китәчәк. Тагын 11 маршрутка йөрүче поездлар үзләренең тукталышын 3 минутка кадәр озайтачак.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: