Барлык яңалыклар
Новости
12 сентябрь 2019, 18:22

Санкт-Петербургтан велосипедта кайткан

33 яшьлек Ринат 25 август кичендә документларсыз, телефонсыз, акчасыз велосипедта йөрергә чыгып китә һәм гаип була

Волонтерлар анны 17 көн Санкт-Петербург шәһәрендә эзли, ә ул Башкортстанда табыла.Егет үзе бәйләнешкә чыккан. Баксаң, шушы 17 көндә ул туганнары яшәгән Салават шәһәренә кайтып җиткән икән.
Аның бөтен якыннары диярлек монда яши. Ул үзе Башкортстанда туган, аннары ата-анасы белән Себергә чыгып киткән, бераздан Санкт-Петербургка кайтып төпләнгәннәр. Ринат туган ягын сагына һәм көннәрдән беркөнне Салаватка кайтып китәргә була...
Ул бөтен юлны диярлек велосипедта үтә. Аның тәгәрмәче тишелгәч, автобуска күчеп утыра. Акча белән юлчылар ярдәм итә.
"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: