“ Беренчел медицина тикшерүеннән соң, каза күрүчеләрнең “Шаурма Халяль” бистросы ризыкларын куллануы ачыкланды”, - диләр медиклар.
Каза күрүчеләрнең унөче - Уфаның йогышлы авырулар хастаханәсендә, бер йөкле ханымны перинаталь үзәккә озатканнар.
“12 сентябрьгә бишесенең сәламәтлеге торышы авыр хәлдә дип билгеләнде, шул исәптән 4 бала һәм 1 өлкән яшьтәге кеше. 9 кешенең хәле уртача авырлыкта.
Роспотребнадзорның төбәктәге идарәсе һәм тикшерү органнары күпләп кешеләр агулану очрагы буенча тикшерү эше башлаган. Санитарлар кафега юлланды, пищеблоктан ризык өлгеләре алганнар.
"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.