Барлык яңалыклар
Новости
12 сентябрь 2019, 19:49

Үзәк сайлау комиссиясе республика Башлыгын сайлауның рәсми йомгакларын раслады

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе үзенең 116 нчы утырышында Башкортстан Башлыгын сайлауның рәсми йомгаҡларын раслады

10 сентябрьдә Мәскәүдә санлы сайлау участогларында тавыш бирү нәтиҗәләре «Сайлау» дәүләт автоматлаштырылган системасына кертелде һәм республиканың Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары йомгаклау протоколына кул ҡуйды.
Комиссия рәисе Илона Макаренко сайлауда, 82,02 % тавыш җыеп, Радий Хәбировның җиңеп чыгуын хәбәр итте. 19 сентябрьдә аңа Башкортстан Башлыгы таныклыгы тапшырыла.
Икенче урында – 6,89 % тавыш белән КПРФ кандидаты Юнир Котлогуҗин, өченчедә – ЛДПР кандидаты Иван Сухарев (4,53 %). Калган биш кандидат ике проценттан кимрәк тавыш җыйды.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: