Барлык яңалыклар
Новости
13 сентябрь 2019, 13:41

300 млн. сорамакчы

Уфада төркем белән көчләүдән зыян күрүче 23 яшьлек элекке дознаватель мораль зыянны компенсацияләү турындагы дәгъва суммасын 300 миллион сумга кадәр арттырырга ниятли. Бу хакта "Вести-Башкортостан" хәбәр итә

"Без аның өчен уңайсыз сораулар бирә башлагач, ул күпмедер вакыттан соң чыгырыннан чыкты һәм хөкем ителүчеләргә гражданлык дәгъвасы суммасын 300 миллион сумга кадәр арттыру белән янады", - дип сөйләгән хөкем ителүчеләрнең берсенең адвокаты Наил Баһаветдинов.
Искәртеп узабыз, кичә зыян күрүче гаепләнүчеләрнең сорауларына җавап бирде.
Мәгълүм булуынча, республикада көчләү белән бәйле бу резонанс вакыйга узган ел 29ыннан 30ына каршы октябрь төнендә табын вакытында була. Дознаватель кызның гаризасыннан соң полицейскийларны СИЗОга урнаштыралар, әмма соңрак өй арестына күчерделәр. Эшнең барлык фигурантлары, шул исәптән зыян күрүче дә, тискәре мотивлар буенча органнардан эштән куылды.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: