Барлык яңалыклар
Новости
13 сентябрь 2019, 12:26

“Мостай Кәрим” исемендәге круиз лайнеры юлга чыга

11 сентябрьдә Түбән Новгородның “Красное Сормово” заводында “Мостай Кәрим” исемендәге круиз лайнерын суга төшерү тантанасы узды. Судно пассажирларны Мәскәү — Әстерхан, Мәскәү — Санкт-Петербург һәм Мәскәү — Дондагы Ростов круиз юллары буенча йөртү өчен тәгаенләнгән. Судно беренче круизга киләсе елның маенда чыгачак

Тантанада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, “Берләшкән суднолар төзү корпорациясе” оешмасы президенты Алексей Рахманов, “Русия елга регистры”ның генеральный директоры Евгений Трунин, “Красное Сормово” заводының генеральный директоры Михаил Першин, Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры Әлфия Кәримова, әлеге фондны оештыручы Тимербулат Кәримов һәм аның җәмәгате Инга катнаштылар.
“Мостай Кәрим” — совет чорыннан соң төзелгән тәүге круиз лайнерларының берсе. Теплоход биш йолдызлы кунакханә дәрәҗәсендә, ул “йөзүче кунакханә” тибы буенча проектланган. Бортында тирә-якны күзәтү салоннары, рестораннар, барлар, спа-салон, тренажер залы, чәчтараш, йөрү зонасы, солярий булачак. Судноның озынлыгы — 141, ә киңлеге 16,8 метр. Пассажирлар сыйдырышлылыгы — 342 кеше.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: