Барлык яңалыклар
Новости
17 сентябрь 2019, 14:14

Авариясез йөргән водительгә полис 2,5 мең сумга төшәчәк

Авариясез йөрүчеләргә машина страховкалау 3-4 тапкырга очсызрак булырга мөмкин

Бу турыда Русия финанс министры урынбасары Алексей Моисеев белдерде. Бу уңайдан закон проекты эшләнеп Дәүләт Думасына җибәрелгән дә инде. Аны сентябрь аенда беренче укуда карарга тиешләр.
Финанс министрлыгы һәм Үзәк банк җитәкчелеге дә бу проектның закон булып тизрәк гамәлгә керүе яклы. Күп еллар авариясез йөргән водительгә ОСАГО полисы 2,5 мең сумга кадәр төшәчәк. Аның каравы, юл йөрү кагыйдәләрен даими рәвештә бозган һәм авариягә эләкккән водительләргә полис хакы 15-16 меңгә кадәр күтәреләчәк. Елына берничә авария очрагы тудырган һәм юл йөрү кагыйдәләрен даими рәвештә тупас бозган водительләргә полисның 22-25 мең сумга төшүе дә бар. Водительнең ничек хәрәкәт итүенә карап, полис хакын страховкалау компаниясе билгеләячәк.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: