Барлык яңалыклар
Новости
17 сентябрь 2019, 14:34

Мәет янында сабый

Башкортстанның Яңавыл районында 44 яшьлек хатын бикләнеп үз-үзенә кул салган

Сабые күрше бүлмәдә булган, ул әнисенең нәрсә эшләргә җыенганын күрмәгән.Алты яшьлек малай әнисенең мәетен тапкач та бер кая китә алмаган, чөнки ишек бикле булган.
Хатын берничә көн күренми торгач, күршеләре аның дусларын эзләп тапкан, аларның берсендә фатир ачкычы булган.
Бүлмәгә кергәч, алар идән уртасында хатынның таркала башлаган мәетен, аның янында ачлыктан, сусаудан үлем хәлендәге малайны тапканнар.
Баланы үзәк район дәваханәсенә алып киткәннәр, әле ул реанимациядә. Бу хәлне ачыклау бара.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: