Барлык яңалыклар
Новости
17 сентябрь 2019, 14:05

Шагыйрь Муса Сираҗи вафат

14 сентябрь шагыйрь Муса Сираҗи бакыйлыкка күчте. Ул быел 80 яшен билгеләгән иде

Муса Сираҗи (Муса Шәрәфетдин улы Сираҗетдинов) 1939 елның 1 февралендә Туймазы районы Төпкилде авылында дөньяга килә. Кандра урта мәктәбен тәмамлагач, Туймазы районы Кендектамак авылы мәктәбендә ике ел укытучы булып эшли. 1958-1963 нче елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый. Аннан соң "Кызыл таң" гәзитендә, Башкортстан китап нәшриятында һәм телевидениедә, озак еллар Башкорт дәүләт университетында эшли. Хезмәт эшчәнлегенең соңгы елларында Башкортстан Язучылар берлегендә татар иҗатчылары берләшмәсен җитәкләде. Язучылар берлеге каршында оешкан татар язучылары секциясенең (соңрак ул берләшмә дәрәҗәсенә җиткерелде) беренче рәисе булды.
Ул җәмәгатьчелек эшендә дә катнашты. Башкортстан татарлары мәдәнияте мәркәзе оешмасы рәисе булып эшләгән елларында Уфада барлык татар районнары көннәрен уздырды. Татар-башкорт дуслыгы җәмгыятен җитәкләде.
Муса Сираҗи тәүге шигырьләрен мәктәп елларында ук яза. "Очрашу" исемле беренче китабы 1960нчы елда дөнья күрә. Бүген ул дистәдән артык китап авторы.
Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты Муса Сираҗи 16 сентябрь туган ягы – Туймазы районының Төпкилде авылында җирләнде.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: