Барлык яңалыклар
Новости
18 сентябрь 2019, 19:18

Ә сезнең эш хакы күтәреләме?

Беренче октябрьдән кайбер категория хезмәткәрләр югарырак хезмәт хакы ала башлаячак

Хезмәт хакын арттыру башлангычы Министрлар Кабинеты башлыгы Дмитрий Медведев тарафыннан агымдагы елның язында ук хупланган иде.
Хезмәт хакын арттыру дәүләт һәм бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә кагылачак. Башлангыч мәгълүматлар буенча, андый хезмәткәрләр 4,3 процентка күбрәк ала башлаячак. Моннан тыш, хәрби частьләр белгечләренең дә хезмәт хакын арттырачаклар.
Хезмәт хакы күтәрелүе социаль өлкә һәм фән учреждениеләре, ветеринарлар, метеорологлар, Роспотребнадзор хезмәткәрләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары, медэкспертлары һәм Росстандарт хезмәткәрләренә кагылачак, дип билгеләп үтелә.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: