Барлык яңалыклар
Новости
18 сентябрь 2019, 18:36

Яңа объектлар барлыкка киләчәк

Бәләбәй районында муниципалитет биләмәсендә «Таврос» компаниясе дуңгызчылыҡ комплексын төзүгә багышланган түгәрәк өстәл оештырды

Анда республиканың власть органнары, муниципаль районның урындагы үзидарә органнары, республиканың һәм районның чуваш милли-мәдәни автономияләре үзәге һәм берләшмәләре вәкилләре, Кызыл яр авылы халкы катнашты.
Авыл халкы бу инвестпроектның экологик яктан хәвефсеҙ булуына тагы бер тапкыр инанырга теләде.
Дуңгызчылыҡ комплексы төзү проекты белән «Таврос» компаниясе җәмгыяте генераль директоры Ринат Зәйнуллин таныштырды. Ул заманча технологияләр аларның эшмәкәрлеген хәвефсез һәм уңайлы итә, дип чыгыш ясады.
Ринат Зәйнуллин инвестицияләр компаниясе Бәләбәй җиренә җитди ниятләр белән килә, зооветеринар һәм экологик таләпләр үтәләчәк, дип ышандырды.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар компания вәкиленә төрле сораулар бирде.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: