Барлык яңалыклар
Новости
19 сентябрь 2019, 17:14

Бүген Уфада Радий Хәбировның Башкортстан Башлыгы вазифасына керешү тантанасы булды.

Республика Башлыгын сайлауларда сайлаучыларның 82,02 проценты үз тавышларын Радий Хәбировка бирде

Әлеге тантанада сайлауларның рәсми нәтиҗәләрен Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко укып ишеттерде. Ул Радий Фәрит улына Башкортстан Башлыгы таныклыгын тапшырды. Инаугурациядә төбәк башлыгы ант кабул итте, аның тексты Конституциядә беркетелгән.
Әлеге антта: “Башкортстан Башлыгы вәкаләтләрен башкарганда Башкортстан халкына тугры хезмәт итәргә, аның дәүләтчелеген ныгытырга һәм якларга, Русия Федерациясе Конституциясен үтәргә, кеше һәм гражданинның хокук һәм ирекләрен гарантияләргә”, - дигән сүзләр бар.
Ант республиканың башкорт һәм рус телләрендә әйтелде. Шушы моменттан алып Радий Хәбиров рәсми рәвештә төбәк башлыгы вазифасына кереште.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: