Барлык яңалыклар
Новости
20 сентябрь 2019, 11:30

Республикада давыл күп җирдә зыян салган

Башкортстанда һава торышы начараячак дигәннәре дөреслеккә туры килде. Кичә республикада давыл котыруы шуны күрсәтә

Җилнең максималь тизлеге секундына 22 метрга кадәр җиткән. 63 агач, 10 реклама щитлары аву очраклары теркәлгән. Боларга өстәп, 9 автомобиль зыян күргән, 3 электр баганасы һәм бер җәмәгать транспорты тукталышы. Шулай ук давыл 7 бинаның түбәсен алып очырган, 9 урында ут сүнгән.
Бу очраклар Уфа, Ишембай, Стәрлетамак, Салават, Күмертау шәһәрләрендә, Уфа, Благовар, Дәүләкән, Иглин, Куергазы, Кыйгы, Мәләвез, Стәрлетамак, Кырмыскалы, Бәләбәй районнарында теркәлгән. Һәлак булучы һәм зыян күрүчеләр юк.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: