Барлык яңалыклар
Новости
20 сентябрь 2019, 11:36

Туймазы театры актерлары «Сафа белән Саҗидә» фильмында төшә

Туймазы татар драма театры актерлары Татарстан белән Төркиянең берлектәге фильмында төшә. Берничә күренеш Туймазы районының Төмәнәк авылында бара

«Сафа белән Саҗидә» картинасы Мәхмүт Гәләүнең популяр «Мөһәжирләр» романы буенча төшерелә. Фильмда XVIII гасырдагы вакыйгалар сүрәтләнә. Сюжет мәхәббәт һәм психологик драма турында бәян итә, азагында урыс-япон сугышы башлана.
Театрның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, «Сафа белән Саҗидә» фильмы – Татарстан белән Төркиянең берлектәге эше.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: