Барлык яңалыклар
Новости
23 сентябрь 2019, 21:08

Русия Диния нәзарәте башлыгы булып кабат шәех Равил Гайнетдинов сайланды

Равил Гайнетдинов өчен 149 делегат бертавыштан ризалык бирде

Бүген Мәскәү җәмигъ мәчетендә Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең VII хисап-сайлау съездында Русия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие итеп бертавыштан шәех Равил Гайнетдин сайланды.
“Бердәм булуыгыз өчен ихластан рәхмәтемне белдерәм. Бу өммәтебезнең ислам, мөселманнар, илдәге халыклар, җәмгыятебез иминлеге өчен бердәм эшләргә әзер икәнлеген күрсәтә”, - диде Равил Гайнетдинов.
Съездта оешма рәисенең беренче урынбасары итеп Дамир Мөхетдинов сайланды. Русия субъектларыннан чакырылган 150 делегатның 149ы катнашты.
• Равил Гайнетдинов 1959 елның 25 августында Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында туган. 1996 елның 1 июленнән Русия Мөфтиләр шурасы рәисе, 1998 елның 9 декабреннән Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте президиумы рәисе булып тора.
• Дамир Мөхетдинов 1977 елның 18 июлендә СССРның Түбән Новгород шәһәрендә туган, 2015 елдан Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Имам-мөхтәсибе, 2012 елдан Русия Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары булып тора.
“Татар-информ”мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: