Барлык яңалыклар
Новости
23 сентябрь 2019, 20:46

Сыер көтүе югалган

Шушы көннәрдә Дуван районында серле рәвештә сыер көтүе югалган

Полициягә Ләмәзе авылында яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итә. Ул җирле авыл хуҗалыгы кооперативының 309 баш сыерының көтүдән кайтмавын әйтә. Иртә белән хатын чаң суга башлый.
Хуҗалык хезмәткәрләре 76 баш сыерны авылдан 20 километр ерактарак урманда табып ала. Калган 233 сөтлебикә кая югалганын берсе дә белми. Якынча мәгълүматлар буенча, шундый зур сыер көтүенең бәясе 10 миллионлап торырга мөмкин.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: