Барлык яңалыклар
Новости
23 сентябрь 2019, 21:02

Җылылык бирмәсәләр - Радий Хәбировка шәхсән языгыз!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын социаль челтәрләрдә җылылык бирү-бирмәү турында хәбәр итәргә чакырды

"Бүген 20.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча җылылык сезонын башлау бурычын куйдым. Кайдадыр җылылык бирелмәсә, монда языгыз", - дигән Башкортстан Башлыгы социаль челтәрләрдә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бүген, 23 сентябрьдә, Башкортстанда барлык районнарда да җылыту сезоны башланачак. Республика Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә бу хакта йөкләмә бирде.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: