Барлык яңалыклар
Новости
24 сентябрь 2019, 21:04

Республикада автомобиль хуҗаларына машиналарның тәгәрмәчләрен алмаштырырга киңәш бирделәр

Һава шартларының бозылуына һәм юлда бозлавык барлыкка килүгә бәйле Башортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Уфаның Гражданнарны яклау идарәлеге автомобильчеләрдән машиналарының тәгәрмәчләрен алмаштыруларын сорый

«Әле үк вакыт табып, автосервиска керергә һәм җәйге тәгәрмәчләрне кышкысына алмаштырырга кирәк. Бу эшне озакка сузырга ярамый — үзеңнең һәм чит гомерләрне хәвеф астына куеп, боз өстеннән «ялангач» җәйге резинада шуганчы, кышкысында йөрү яхшырак. Шулай ук автомобильгә аркан, көрәк һәм тәрәзәләрне юу өчен махсус сыекча сатып алу зарур.», — дип киңәш бирә коткаручылар.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: