Барлык яңалыклар
Новости
25 сентябрь 2019, 21:10

2020 елда Башкортстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре көннәре билгеле булды

Башкортстан Хөкүмәте 2020 елда ике төп мөселман бәйрәмен билгеләү турында карар кабул итте

Документка ярашлы, республикада Ураза бәйрәме — 24 майда, ә Корбан бәйрәме 31 июльдә билгеләнә. Бу көннәр ял дип исәпләнә.
Башкортстанда яшәүчеләрнең 2019 елның 11 октябрендә Республика көне уңаеннан өстәмә ял көне бар. 2019 елның җәендә бөтән ял, бәйрәм һәм кыскартылган көннәр күрсәтелгән 2020 елга производство календаре басылып чыкты. Яңа елда Башкортстан халкы барлыгы 120 көн ял итә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: