Барлык яңалыклар
Новости
27 сентябрь 2019, 19:31

"Почтальон"га ышанып, акчасыз калган

Бәләбәй районында “хат ташучы” килеп киткәннән соң, 82 яшьлек әби акчаларыннан колак каккан

18 яшьлек кыз әбигә пенсия китерәчәген ачыклый һәм алдан ук план кора. Үзен почта хезмәткәре дип таныштыргач, хәзер акча реформасы бара, иске купюраларны яңаларына алыштырырга кирәк, дип белдерә.
Пенсионер, кызга 200 мең сум акчасын ышанып тапшыра.
Әмма кыз киткәннән соң, әби шикләнә башлый һәм якыннарына бу хәл турында сөйли. Алар полициягә мөрәҗәгать итә.
Хокук саклау органнары пенсионерның акчасын урлауда шик төшкән кешене таба. Бу Стәрлетамакта яшәүче Удмуртиядә туып-үскән 18 яшьлек кыз икән. Ул үз гаебен таный һәм акчаны кире кайтара.
Караклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: