Барлык яңалыклар
Новости
27 сентябрь 2019, 19:24

Сабый ярдәм көтә

Динар Мокъминовка бер яшь. Әмма ул күп сызланулар аша үтеп өлгергән. Утырыр, тәпи китәр, уенчыклар белән уйнар, дигән өметләр әлегәчә акланмаган. Балада - авыр формадагы церебраль паралич

Кытайның Харбин махсуслаштырылган клиникасында Динарга ярдәм итәргә әзер табиблар бар. Акча гына җыелып бетсен. Дәвалауга барлыгы 450 мең сум акча кирәк, диләр. Әлегә шуның 150 мең сумнан артыгы җыелган.
Иртәгә исә, 28 сентябрьдә, Уфаның Балалар филармониясендә 18 сәгатьтә Динарга ярдәм итү максаты белән "Милли аваз" җыр-моң төркеме һәм Илнур Вәлитов катнашлыгында хәйрия концерты узачак.
Шулай, миллиардлаган долларларга нефть-газ сатабыз, ә сабыйларга операция ясар өчен хәер сорашабыз.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: