Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь 2019, 18:59

1 октябрьдән Русиядә нинди үзгәрешләр көтелә

«Российская газета» 1 октябрьдән көтелгән үзгәрешләр турында хәбәр итте

Бюджет хезмәткәрләренең эш хакы арттырыла.
1 октябрьдән президентның май указларына эләкмәгән федераль бюджет оешмалары хезмәткәрләренең эш хакы арттырыла. Хезмәт хакы 4,3 процентҡа арта, дип белдерә басма.
Төбәкнең бюджет хезмәткәрләре дә эш хакына өстәмә алырга тиеш. Ел башында урындагы властьларга хезмәткәрләрнең шушы категориясенә эш хакын арттырырга тәҡъдим ителгән иде.
Үзәк банк тиз түләүләр өчен комиссияләр күләмен билгеләде.
1 октябрьдән банклар Тиз түләүләр системасы аша товарлар һәм хезмәтләр өчен түләгәндә яңа комиссия ала башлый. Тарифны Русия банкы билгеләде. Акча юридик берәмлекләрдән генә алына.
Күпләп түләгәндә (шул исәптән медицина һәм белем бирү оешмалары, торлак-коммуналь хуҗалык, телекоммуникация хезмәтләре өчен) комиссиянең максималь күләме түләү суммасыннан 0,4 процент тәшкил итә. Башкалар өчен — 0,7 процент.
Пальма маена салым арттырыла.
1 октябрьдән җиләк-җимешкә өстәлгән хакка салым 10 процентҡа тиклем кими (әле НДС 20 процент тәшкил итә).
Шушы ук көннән пальма мае өчен дә НДС үзгәрә, ләкин арту ягына. Салым 10 проценттан 20гә тиклем арта.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: