Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь 2019, 18:46

Ә син прививка ясаттыңмы?

Быел республикада профилактик прививкалар ясау календаре буенча сезонлы гриппка каршы 1 миллион 830 мең кешегә, шул исәптән 418 мең балага вакцина ясау планлаштырыла

Беренче чиратта, прививка грипп белән авыру куркынычы зур булган һәм авырудан соң өзлегүләргә тиз бирешүчән кешеләргә ясала.
Төбәккә федераль бюджет исәбенә 794339 данә вакцина кайтарылган. Алар республиканың медицина оешмаларына озатылган.
Мониторинг мәгълүматларына караганда, 753 557 кеше прививка ясаткан да инде.
Вакциналау, исбат ителгәнчә, инфекцияне кисәтүнең иң нәтиҗәле юлы булып тора. Грипп белән авыру өзлегүләргә һәм хәтта үлем очракларына китерергә мөмкин. Гриппка каршы прививка аның белән авыручылар санын киметергә ярдәм итә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: