Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь 2019, 18:38

Винога да хаклар арта

2020 ел башыннан виноның бер литры өчен акциз ставкасы әлеге 18 сумнан 31 сумга күтәрелә. 2021-22 елларда үсеш янә берәр сум каралган

Бу ил казнасын тулыландыру максатыннан чыгып эшләнә.
Хаклар арту башлыча чит илләрдә җитештерелгән эчемлекләргә кагыла, ди белгечләр. Чөнки үзебезнең җитештерүчеләргә акциз буларак түләнгән салым акчасын казнадан кайтарып алу мөмкинлеге каралган.
Ничек кенә булмасын, акцизның бермә-бер диярлек артуы шәрабның 20-30 процентка кыйммәтләнүенә китерәчәк.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: