Барлык яңалыклар
Новости
3 октябрь 2019, 12:57

Русиядә гражданлык алу кагыйдәләрен үзгәртәләр

Әлеге тәкъдим Икътисади үсеш министрлыгы 2020-2022 елларга федераль бюджет проектына әзерләгән документларда язылган

Русия паспортын алуга дәгъва кылучы чит ил кешеләренә беренче гражданлыгын сакларга рөхсәт ителергә мөмкин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Әлеге идея Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан 2020-2022 елларга федераль бюджет проектына әзерләгән документларда чагылыш тапкан.
Ведомствода аңлатуларынча, киләчәктә миграция сәясәтен гамәлгә ашыру башка гражданлыктан баш тарту турындагы мәҗбүри таләпне гамәлдән чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
Русия югары уку йортларында, БДБ һәм Балтыйк буе илләренең әйдәп баручы мәгариф оешмаларында белем алган чит ил кешеләре өчен вакытлыча яшәүгә, яшәүгә рөхсәт алу тәртибен һәм гражданлыгы алу тәртибен кыскартырга планлаштырыла.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: