Барлык яңалыклар
Новости
3 октябрь 2019, 13:06

Татарстанның Русиядәге Вәкиллеге Туймазы театрына Рәхмәт хаты тапшырды

Туфан Миңнуллинның пьесасы буенча «Әлдермештән Әлмәндәр» һәм Әнгам Атнабаев пьесасы буенча «Игезәкләр» комедияләрен Мәскәүдә күрсәттеләр

Мәскәү драма театры сәхнәсендә Туймазы дәүләт татар драма театры гастрольләре узды. Театрга Татарстанның Русиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Рәхмәт хатын тапшырдылар. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гастрольләрне ябу тантанасында Татарстанның Русиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Башкортстан Республикасының Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле киңәшчесе Ришат Халиков катнашты.
Эмиль Фәйзуллин иҗат төркеменә рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Русиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән Туймазы татар дәүләт драма театры директоры Фирзат Габидуллинга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Фирзат Габидуллин гастрольләрне оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән өчен, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегенә рәхмәт әйтте. Ул Театр коллективы исеменнән Равил Әхмәтшин исеменә Рәхмәт хаты тапшырды.
Мәскәү тамашачысына Туфан Миңнуллинның пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» һәм Әнгам Атнабаев пьесасы буенча куелган «Игезәкләр» комедияләрен күрсәттеләр. Спектакльләр Башкортстан Республикасының 100 еллыгы кысаларында тәкъдим ителде.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: