Барлык яңалыклар
Новости
3 октябрь 2019, 13:33

Уфада прокат вакытында «Сеңел» фильмын Голливуд киноларыннан күбрәк караганнар

Премьера Башкортстанның халык шагыйре, күренекле язучы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан күрсәтелгән

Уфада Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан күрсәтелгән «Сеңел» фильмын Голливуд киноларыннан күбрәк караганнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Кино 19 сентябрьдә күрсәтелә башлады, прокатлау белән Walt Disney шөгыльләнә. «Сеңел» фильмына билетлар сатудан кергән акча шул ук көнне чыккан "Тайна печати Драконов", "Комната желаний", "Рэмбо: Последняя кровь", "Вчера" фильмнарыннан кергән керемнән артып киткән. Аңа август яки сентябрь башында прокатка алынган фильмнар белән чагыштырганда да ихтыяҗ зур булган.
«Сеңел» хәрби драмасын Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәме белән «Мотор Фильм Студия» кинокомпаниясе төшергән.
Премьера Башкортстанның халык шагыйре, күренекле язучы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан күрсәтелгән.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: