Барлык яңалыклар
Новости
4 октябрь 2019, 14:42

Русия хәләл продуктлар җитештерү күләме буенча дөньяда дүртенче булырга мөмкин

Бүгенге көндә хәләл базарының төп уенчылары - Таиланд, Сингапур, Африка

Русия хәләл продуктлар җитештерү күләме буенча дөньяда дүртенче булырга мөмкин. Бу хакта World Halal Dayга нигез салучы һәм аның рәисе Мөхәммәт Джинна пәнҗешәмбе көнне Самарада узган Идел буе инвестицион форумында әйтте.
Русия хәләл азык-төлек продуктлары җитештерүдә зур роль уйный ала, бары тик продукцияне әлеге стандартлар буенча сертификацияләргә кирәк.
"Без Русиянең хәләл индустриясендә дүртенче территориягә әйләнүенә ирешә алабыз", - диде Джинна. Бүгенге көндә хәләл базарының төп уенчылары - Таиланд, Сингапур, Африка.
"Русия азык-төлек продуктларын җитештерүдә зур роль уйный ала, чөнки Русиядә инфраструктура бик яхшы. Барысын да хәләл стандартлары буенча төзергә кирәк. Сертификация сезгә Африка һәм Азия базарларына чыгарга мөмкинлеген бирәчәк", - диде Джинна.
Ислам бизнесы дөньясындагы иң зур вакыйга - Бөтендөнья хәләл көне (World Halal Day) Русиядә беренче тапкыр 2019 елның 3-5 октябрендә Самарада уза. Бу вакыйга кысаларында шулай ук Идел буе инвестицион саммиты узачак.
2014 елдан башлап Бөтендөнья хәләл көне Һиндстанда, Сингапурда, Бөекбританиядә, Көньяк Кореяда үткәрелде.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: