Барлык яңалыклар
Новости
7 октябрь 2019, 21:29

Равил Гайнетдин дөньядагы иң абруйлы 500 мөселман исемлегенә керде

Русия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдин Король Ислам стратегик тикшеренүләр үзәге тарафыннан төзелә торган рейтингка - дөньядагы иң абруйлы 500 мөселман арасына керде

The Muslim-500 рейтингы — беренче тапкыр 2009 елда дөнья күргән еллык басма. Анда дөньядагы иң абруйлы мөселманнарның исемнәре урын алган. Басма Иордания башкаласы Аммандагы Король Ислам стратегик тикшеренүләр үзәге тарафыннан төзелгән.
Рейтингны төзүчеләр билгеләп үткәнчә, мөфти шәех Равил Гайнетдин, дини өлкәдәге казанышлары белән бергә, ике федераль мөселман оешмасы – Русия Мөфтиләр шурасы һәм Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенә уңышлы җитәкчелек итә.
Русия мөселманнары башлыгыннан тыш, рейтингка шулай ук Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйров һәм дөнья күләмендә билгеле спортчы, җиңел авырлыкта UFC чемпионы Хәбиб Нурмагомедов та кертелгән.
Рейтинг авторлары шулай ук мөфти Равил Гайнетдиннең Русия исламындагы төп фигура булуын әйтә. РФ Президенты каршындагы дини оешмалар белән хезмәттәшлек Советы әгъзасы буларак, ул Кремль һәм Русиянең мөселман дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрдә бәйләүче чылбыр ролен үти, диелә хәбәрдә.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: