Барлык яңалыклар
Новости
8 октябрь 2019, 21:31

Берлин татарлары бөтен дөнья белән бергә татарча диктант язачак

Берлин татар яшьләре берләшмәсе җитәкчесе Тимур Харрасов татарча диктант язуда катнашучылар елдан-ел артыр дип өметләнә

"Берлин татар яшьләре" берләшмәсе 19 октябрьдә дөнья күләмендә узачак “Татарча диктант” акциясендә катнашачак. Әлеге оешма 2017 елда төзелгән иде. “Без үткән ел беренче тапкыр татарча диктант уздырдык, хәзер ел саен катнашырга тырышабыз. Быел да бу акциядә 15ләп кеше үз белемен сынап карар дип планлаштырыла”, – дип хәбәр итте оешманың җитәкчесе Тимур Харрасов “Татар-информ”га.
Татарча диктант язар өчен татарлар кафега җыелачак. Килә алмаганнар, мәсәлән, Лейпциг, Магдебург, Ильменау, Франкфурт шәһәрләрендә яшәүчеләр интернет аша элемтәгә чыгарга һәм шулай ук башкаларга кушылып диктант язарга ниятли. “Диктант язгач, милли ризыклар белән сыйланып, чәй өстәле янында музыкаль чыгышлар да ясаячакбыз”, – диде Тимур.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: