Барлык яңалыклар
Новости
10 октябрь 2019, 17:14

Алексей Венедиктов татар телен өйрәнү турында: Икетеллелек - байлык һәм бәхет

Тел яки дин буенча кешеләрне аеру куркыныч, дип саный «Эхо Москвы» баш мөхәррире

Ике телне белү йөк түгел, ә байлык булып тора. Татарстанда татар телен факультатив өйрәнүгә калдырган реформа куркыныч булды. Бу фикерне «Татарстан 24» каналы эфирында «Эхо Москвы» радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов әйтте.
«Ирекле өйрәнүгә күчү миңа куркыныч тоелды, чөнки кешеләрне нинди дә булса территориядә бүлү - куркыныч. Бу диндәге кебек үк каршылык», - диде Алексей Венедиктов.
Ул гаиләдә әти-әниләрнең берсе - рус телле, икенчесе татар телле булган хәлне мисал итеп китерде.
«Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә? Минемчә, билингвизм, икетеллелек - йөк түгел, ә байлык һәм бәхет. Мин һәрвакыт бу позициядә тордым, хәтта бу реформа булганда да», - диде Алексей Венедиктов.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: