Барлык яңалыклар
Новости
10 октябрь 2019, 16:57

Уфа 2021 елда хатын-кызлар арасында хоккей буенча дөнья чемпионатын кабул итә

Русия беренче тапкыр хатын-кызлар арасында хоккей буенча дөнья чемпионатын үткәрәчәк

Уфада 2021 елда хатын-кызлар арасында хоккей буенча дөнья чемпионаты узачак. Русия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк бу турыда журналистларга сөйләгән.
Ул турнир матчларының «Уфа-Арена» да һәм Уфаның Спорт Сараенда узачагын билгеләп үтте.
«Карар кабул ителгән инде, 2021 елда дөнья чемпионаты тәгаен Уфада узачак. Барлык катнашучыларны кунакчыл кабул итү өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», — диде Владислав Третьяк.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: