Барлык яңалыклар
Новости
14 октябрь 2019, 19:08

Назгөл Ибраһимова Монте-Карлода җырлаячак!

Талантлы якташларыбыз илнең төрле төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә Башкортстаныбызның данын күтәрә. Шуларның берсе – Уфада туып-үскән җырчы Назгөл Ибраһимова

Назгөл Монте-Карлода яшь опера җырчылары Академиясенә кабул итү конкурсын үткән. Ул - бу проектта Башкортстаннан бердәнбер вәкил. Әлеге вакытта ул Монакода.
Монте-Карло Академиясе өченче тапкыр инде яшь опера башкаручыларын туплады. Башка еллардагы кебек, быел да сайлап алу турында 18-30 яшьлек опера вокалы классы буенча әле укып йөрүче студентлар һәм аны тәмамлаучылар катнашты. Сайлап алу комиссиясенә – 129 заявка бирелгән булган.
Комиссия әгъзалары конкурска җибәрелгән һәрбер видеоматериалны игътибар белән караган. Иң беренче чиратта җырчы тавышының тембрына, башкару техникасына, музыкаль үзенчәлегенә игътибар иткән. Нәтиҗәдә, төп составка Русиядән 10 җырчыны сайлап алганнар. Шулар арасында – безнең Назгөл дә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: