Барлык яңалыклар
Новости
15 октябрь 2019, 19:51

"Татарча диктант"та булачак әсәрләр исемлеге билгеле

“Татарча диктант – 2019” белем бирү акциясе 19 октябрь көнне бөтен дөньяда була

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының яшьләр иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты башлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә “Татарча диктант – 2019” акциясендә язылачак әсәрләрне атады.
“Без быел Фәүзия апаны сайладык. Фәүзия Бәйрәмованың “Болын” әсәре. Ул безнең танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе. Татарстан өчен Фәүзия апаның “Болын” әсәре, Русия төбәкләре һәм чит илләр өчен бераз җайлырак текст сайлап киләбез. Анысы Газиз Мөхәммәтшин “Саумысыз, аккошлар” әсәре булачак”, - диде Ленария Мөслимова.
• Татарча диктант 2016 елдан бирле үткәрелә. 2018 елны акциядә 28 ил, Русиянең 40тан артык төбәге, барлык Татарстан районнары һәм Казан шәһәреннән барлыгы 15 000 кеше катнашкан.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: