Барлык яңалыклар
Новости
16 октябрь 2019, 14:11

Атна азагына республикада көннәр салкынайта

Атна уртасында Башкортстанда кырау төшүе көтелә

«Башкортстанда атна уртасында температура нольгә якынлаша, ә ял көннәрендә төнлә кыраулар хәвефе арта», — дип тапшыра ТАСС «Фобос» һава торышы үзәгенең белгече Елена Волосюкның белдерүен.
«Атна азагында Идел буе федераль округында яшәүчеләрне кыш алдыннан була торган һава торышы көтә, температура уртача күп еллык күрсәткечләрдән якынча ике-өч градуска түбән була. Сишәмбедән башлап республикада температура төшә башлый, атна уртасында төнге температураның нольгә якын булуы көтелә, атнаның икенче яртысында көндезге сәгатьләрдә плюс 1-6 градус, яңгырга җепшек кар да кушыла. Ял көннәрендә төнлә 0 — минус 5 градускача суыта», — диде Елена Волосюк.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: