Барлык яңалыклар
Новости
18 октябрь 2019, 17:44

Эшкә урнашырга теләсәгез

Көньяк-Көнбатыш район-ара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды

Очрашуга күп кенә оешма вәкилләре килгән иде. Алар үзләренә таләп ителүче ваканцияләр белән таныштырып киттеләр. Менә, мәсәлән, “Автонормаль” һәм “Автокомплект” заводларына, “Смогу” җәмгыятенә күп кенә эшчеләр кирәк икән.
Ярминкә барышында 228 вакансия тәкъдим ителде. 21 кеше эшкә урнашырга теләк белдерде.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: