Барлык яңалыклар
Новости
18 октябрь 2019, 18:10

Учалы районының Нәүрүз авылы Башкортстанның иң матур авылы дип танылды

Быел «Башкортстан Республикасының иң матур авылы» конкурсында Учалы районының Нәүрүз авылы җиңү яулады. Бу хакта бүген Башкортстан юлдаш телеканалының туры эфирында игълан ителде.

Бүген иртәнге сәгать 9дан 10га тиклем телеканалда призерларны һәм номинантларны бүләкләү тантанасы үтте.
Икенче урынны Ишембай районының Макар авылы алды, өченчедә – Шаран районының Дүртөйле авылы.
Тәүге өч призер конкурсның миллионлы бүләк фондын бүлеште. Беренче урын өчен – 500 мең сум, икенчегә – 300 мең, өченчегә – 200 мең сум.
Моннан тыш, 12 матур авыл төрле номинацияләрдә билгеләнде.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: