Барлык яңалыклар
Новости
18 октябрь 2019, 16:55

Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең юбилеен билгелиләр

Уфада Башкортстанның халык шагыйре, күренекле язучы, драматург һәм җәмәгать эшмәкәре Мостай Кәримнең бер гасырлык юбилеен билгелиләр

Тантаналы чараларда катнашу, Мостай Кәримне хөрмәтләп искә алу һәм тагы бер тапкыр аның әдәби мирасына кагылу өчен Русиядән һәм чит илләрдән абруйлы кунаклар килә, республикадан аның иҗатын сөючеләр җыела.
18 октябрьдә Башкорт дәүләт университетында Мостай Кәрим исемендәге фондның грантларын тапшыру тантанасы була.
М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында БДПУның тәүге Почетлы профессоры Мостай Кәримнең бюстын һәм исемле аудиторисен ачалар. Шулай ук монда «Мостай Кәрим» конкурсы җиңүчеләре күргәзмәсе оештырыла.
«Родина» кинотеатрында Айнур Аскаровның Мостай Кәримнең «Өч таган» повесте буенча төшерелгән «Өч таган отряды» нәфис фильмы күрсәтелә.
19 октябрьдә Мостай Кәрим исемендәге скверда (Профсоюзлар йорты янында) көн дәвамында төрле телләрдә шагыйрьнең әсәрләрен тыңларга мөмкин. Чарада язучылар, актерлар, балалар һәм студентлар катнаша. Шулай ук бу көнне халык шагыйренең һәйкәленә чәчкәләр салына.
Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында тантаналы рәвештә СССРның халык артисты Иосиф Кобзонга һәм СССРның Дәүләт премиясе лауреаты Андрей Дементьевка истәлекле тактаташлар ачыла.
Шагыйрьнең туган көнендә, 20 октябрьдә, юбилей чаралары язучының туган ягында – Чишмә районының Келәш авылында оештырыла.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: