Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь 2019, 18:59

Башкортстанда яң ел каникулларында алкоголь сатуны чикләүәре мөмкин

Башкортстанда яңа ел каникулларында алкоголь сатуны чикләүләре мөмкин. Республика Башлыгы Радий Хәбиров 21 октябрьдә Башкортстан Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәсендә шушы теманы күтәрде

«Бездә ун көн каникул. Күп кенә гаиләләр акылын югалтканчы эчә башлар. 31 декабрьдә шешәгә тотынырлар, ә гыйнвар без аларны «җыярбыз». Криминаль хәл начараер. Шушы ун көндә хәмер сату җәһәтеннән чаралар күрергә әзермен. Бу чара популяр түгел, ләкин сабантуйларда, кайсы бер бәйрәмнәрдә кертелгән тәҗрибәбез моның эшләвен күрсәтте», — дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров үзенең кул астындагыларга.
Республика җитәксесе сүзләренчә, бу көннәрдә кешеләр спорт һәм мәдәни чараларга җәлеп ителергә тиеш
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: