Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь 2019, 18:15

"Татарча диктант-2019" акциясе үтте

Акция барлыгы 1410 мәйданчыкта оештырылды, 85 мең кеше катнашты

Башкортстанда да "Татарча диктант" чарасы узды. Бу чара оештырыла башлаган елларда Уфадагы бер генә мәйданда узса, узган ел ике урында – Башкорт дәүләт университетында һәм Башкорт дәүләт педагогия университетында үткән иде. Быел ул Уфада инде дүрт урында узды, шулай ук беренче тапкыр республиканың район һәм шәһәрләрендә дә үтте.
Безнең район да бу изге эштән читтә калмады.
Акция Бәләбәйдә ике мәйданда узды. Бәләбәй татар гимназиясендә
58 кеше диктант язса, тарихи мәчеттә 13 кеше булды. Текстны
гимназия укытучылары Люзия Фәттахова, Резеда Гыйззәтуллина, Рита
Ануфриева, Ләйсән Галиева укыдылар.
Бу акциядә Тузлыкуш авылы халкы да катнашты.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: