Барлык яңалыклар
Новости
23 октябрь 2019, 19:49

Русиянең финанс министры 2020 елда бюджет хезмәткәрләренең эш хакы артачагын хәбәр итте

Русиянең финанс министры Антон Силуанов 2020 елда бюджет хезмәткәрләренең эш хакы — 5,4 процентка тиклем артачагын белдерде

Русиянең Финанс министрлыгы башлыгы Беренче канал эфирында соңгы алты елда бюджет өлкәсендә хезмәт хакының сизелерлек артуын да билгеләде.
Бюджет проекты 23 октябрьдә беренче укуда карала.
«Башинформ» агентлығы хәбәр иткәнчә, Башкортстан статистиклары 2019 елның икенче кварталында бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең уртача эш хакы турында мәгълүмат бирде. Балалар бакчасында тәрбияченең уртача айлык эш хакы – 29 576 сум, укытучыларның – 31 982 сум. Республикада табибларның уртача хезмәт хакына килгәндә, быел икенче кварталда ул 64 089 сумнан ашты. Шәфкать туташларының эш хакы ике тапкырга кимрәк – уртача 32 238 сум.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: