Барлык яңалыклар
Новости
23 октябрь 2019, 18:41

Сәламәт булыйм дисәң – дөрес туклан

Бәләбәй муниципаль район хакимиятенең информацион-аналитик бүлегендә үткән чираттагы туры линия муниципаль район белем бирү оешмаларында мәктәп укучыларының туклануын оештыру мәсьәләсенә багышланган иде

Районда укучыларның 90 проценттан артыгы кайнар аш белән тәэмин ителгән. Туклану мәсьәләсенә Бәләбәй муниципаль район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев та зур игътибар бирә. Укучыларның фикерен һәм теләкләрен шәхсән ишетү максатында еш кына белем бирү оешмаларына сәфәр чыга. Муниципаль район хакимияте, Мәгариф идарәсе вәкилләре, җәмәгатьчелектән торган комиссия даими рәвештә әзер блюдоларның сыйфатын тикшерә.
Мәгариф идарәсе туклануны оештыручылар, мәктәп җитәкчеләре белән киңәшмәләр үткәрә, шуңа күрә шылтыратулар күп булыр, дип көтелгән иде. Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Елена Сидорова сорауларга жавап бирергә әзер иде.
Бүленгән вакытта тик ике генә кеше телефоннан шылтыратты. Аларның берсе хакларның кыйммәт булуына зарланды. Ә икенчесе пешекчеләргә зур рәхмәт җиткерде.
Зөлфия Гарифуллина.
Читайте нас: