Иҗади бәйгедә 16-35 яшьлек башкаручылар катнашачак. Үзешчән һәм һөнәри җырчылар аерым номинацияләрдә бәяләнәчәк. Башка елларда бу бәйгедә Гран-при алучылар катнаша алмый.
Чара ике турда үтәчәк: беренчесе – ачу тантанасы һәм конкурсның сайлап алу туры, икенчесе – II сайлап алу туры һәм җиңүчеләрнең йомгаклау концерты.
Катнашучылар татар халык җырын, татарча композитор җырын, татар халык җырын музыка инструменты яисә минус фонограммасы астында башкара.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.