Барлык яңалыклар
Новости
25 октябрь 2019, 15:00

Уфада «Алтын курай» халык-ара журналистлар конкурсы җиңүчеләрен бүләклиләр

Республиканың 100 еллыгы һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең бер гасырлык юбилее айканлы «Алтын курай» халык-ара журналистлар конкурсына йомгак ясалды

Конкурска чит илләрдән һәм Русиянең төрле төбәкләреннән 100дән артык эш килде.
Җиде номинациядә һәр бересендә өч җиңүче билгеләнде, шулай ук — «Телевидениедә иң яхшы эш» һәм «Интернетта иң яхшы эш» махсус номинацияләре булдырылды.
Бүләкләү тантанасы 26 октябрьдә Мостай Кәрим исемендәге Милли яшләр театрында була. Кичке сәгать 7дә башлана. Җиңүчегә акчалата премия һәм конкурсның символикасы белән статуэтка тапшырыла.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: